Кисәтелгән, димәк, коралланган дигән мәкаль бар. Туй яшь парлар тормышында бик дулкынландыргыч вакыйга һәм аңа әзерлек кайчагында сынауга әверелә. Быел никахларын теркәргә ниятләгән яшь парларга ярдәм йөзеннән, 23 октябрь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре чираттагы туй алды инструктажы үткәрделәр. Анда тантаналы вакыйга яхшы истәлекләр һәм матур кадрлар гына калдырсын өчен игътибар итәргә кирәк булган төп моментларны җентекләп яктырттылар.