Арча районында Гыйбадуллиннарның алтын туйлары

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Арча районы Сеҗе авыл җирлегендә яшәүче Фәнис һәм Язилә Гыйбадуллиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга – алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. һәм җирлек белгече Әгъзамова Н.Д. котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы И.Г. Нуриевның Котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.

Алтын туй - ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт нәтиҗәсе.

Без Гыйбадуллиннар гаиләсенә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International