Әлмәт муниципаль районында күп балалы гаилә

2021 елның 23 октябре, шимбә

Әлмәт муниципаль районында күп балалы гаиләләр саны елдан-ел арта бара.

Шуларның берсе-Котенко Вячеслав Владимир улы һәм Светлана Валентин кызы. 2021 елның 21 октябрь аенда язмыш аларның гаиләсенә Юлия исемле бишенче кыз бүләк итә.

22 октябрь аенда 2021 ел ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Гүзәл кызыгыз туу белән котлыйбыз. Ул гел елмаеп торсын, шатлансын, барыннан да элек, сау-селамет булсын. Ныклы гаиләгезгә без күп сабырлык һәм үҗәтлек телибез! Йортыгыз бәхет һәм мәхәббәт белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International