Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес булып узды.

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электив  курсы буенча «гаилә формалары һәм модельләре» темасына «Түбән Кама индустриаль техникумы» ның 1 нче курс укучылары өчен чираттагы дәрес булып  узды.

Педагог-гаилә белгече Курбатова Ксения Владимировна балалар белән хәзерге вакытта берничә гаилә моделе эшләве турында әңгәмә корды. «Гаилә» төшенчәсенә билгеләмә бирде һәм укучыларга  традицион һәм традицион булмаган никах формаларын аңлатты. Дәрес кызыклы дискуссия рәвешендә узды,  балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар, шулай  ук төрле  мәсьәләләрнең  уртак хәл ителешенә килделәр.

Исегезгә төшерәбез «Гаиләне алып бару»электив курсы 2013 нче елдан электив курсы   Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе белэн алып барыла. Мәктәп укучыларын, студентларны гаилә нигезенә өйрәтү  практик яктан уңышлы бара. Мәгьнәле дәресләр, гаилә кыйммәтләренә төшенергә өйрәтә.

ЗАГС идарәсенең « Юл картасы» хәзерге заман яшьләре өчен мөһим нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International