2 нче Гимназия Чистай ГХАТ бүлегендә кунакта

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 21 нче октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан Чистай шәһәре «2 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова укучылар белән никахлашу сарае бинасы тарихы, демографик күрсәткечләр, гаиләнең мәгънәсе, аның кеше тормышында аерым роле турында әңгәмә корды. Балалар ГХАТ бүлеге архивын, тантаналар залын бик теләп карадылар, никах, ата-ана, туучылар саны, үлем-китем һ. б. кебек төп гаилә категорияләре турында күзаллаулар алдылар.

Бу сыйныф укучыларын аерым билгеләп үтәсе килә. Алар ГХАТ хезмәткәрләренә бик яхшы тәэсир калдырдылар: актив, күңелле, кызыксынучан! Бик тату сыйныф! Шулай тотарга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International