Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 16 туу турында акт теркәлде

2021 елның 1 октябре, җомга

Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның  8 се малайлар, 8 кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 7 – икенче, 3 – өченче, 1 – бишенче, 1 – җиденче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда Әмир, Айдан, Родион, Руслан, Рияз, Риназ, Юныс, Юсуф, Анжелика, Айлина, Алира, Александра, Дарина, Ева, Сабина, София дигән  исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага һәм иң яшь әтигә – 21 яшь,   иң өлкән анага 36 һәм  иң өлкән әтигә  55 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 7 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 20 яшь һәм иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 73, кәләшкә – 68 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International