Кадерле дуслар! Искиткеч бәйрәм – Әтиләр көне белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!

2021 елның 16 октябре, шимбә

Президент В.В. Путин Указы белән гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатларында гамәлгә куелган бу бәйрәм беренче тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үтелә. Ул әтиләрнең гаилә тормышында, аларның якыннарының, балаларының киләчәге өчен социаль җаваплылыгын тану булып тора.

Ныклы, тату гаилә –  һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булып тора. Ул Татарстанның һәм бөтен Россиянең үсешенә һәм чәчәк атуына шартлар тудыра. Шуңа күрә гаилә институтына ярдәм итү безнең социаль-икътисадый сәясәтебезнең мөһим приоритеты булып кала бирә. Кадерле ир-егетләр, аталар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, энергия, оптимизм, эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Татарстан гаиләләре чәчәк атсын, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының    

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                         Г. Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International