2021 елның 15 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Галәүтдиновлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде. Айдар Фәрит улы һәм Тәнзилә Сабирҗан кызы күптән көтелгән кызлар Әминә һәм Зөлфия ата-анасы булдылар!
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Җәләлова әти-әниләрне чын күңелдән әлеге күркәм вакыйга белән котлады, гаилә иминлеге, шатлык һәм гаилә бәхете теләде.
Туу турында таныклыклар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты имзасы белән котлау папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.