Бер-берсен яраткан кешеләрне уртак эш кебек бернәрсә дә якынайтмый, чөнки бу аралашу өчен өстәмә киңлек бит. Иң мөһиме –ул, чыннан да, уртак булсын һәм һичшиксез, уңай эмоцияләр китерсен.
1 октябрь көнне Түбән Кама никахлашу сараенда без гашыйкларга «Семейная засолка» көзге акциясендә катнашырга тәкъдим иттек, анда яшьләр кулинария иҗаты процессында үзләренең бергә беренче тозлаган яшелчәләне банкага яба алдылар. Мондый уртак иҗат җимешләре, булачак ир белән хатынны якынайта гына, үз партнерын яхшырак белергә дә мөмкинлек бирә дип ышанабыз.
Безнең акциядә кунаклар да бик теләп катнашты. Ә ЗАГС фойесындагы якты һәм матур фотозона безнең сарайның барлык кунакларына кәефне күтәрде.