ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2017 ел
җомга

Булачак яшь парлар ышана, матур дата – яхшы никах нигезе булып тора , нәкъ менә шуңа күрә  матур "символик" даталарга актив рәвештә алдан язылу алып барыла.

Үткән җомга көнне Болгар шәһәрендә егерменче тапкыр Хәйрия марафоны үткәрелде, быел аны оештыручылар “Йөрәктән – йөрәккә” дип  атадылар. Ул безнең  киләчәгебез – балаларга багышланды.

Ел саен Хәйрия марафоны тормышта кыен хәлдә калучыларга ярдәм итәргә теләгән, битараф булмаган, изге җанлы кешеләрне җыя. Бу юлы да чара үткәрелә торган балалар сәнгать мәктәбенең тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәйрия счетына акчалар инде марафон башланганчы ук килә башлады, аны үткәргән көнне дә күпләр мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән акча тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International