Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар өчен "Ике сүздә шәһәргә мәхәббәт аңлату" дип исемләнгән тематик көн узды.

2021 елның 18 сентябре, шимбә

22 сентябрьдә Түбән Кама үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шәһәрнең 55 еллыгы алдыннан Түбән Кама никахлашу Сараенда яшь парлар өчен "Ике сүздә шәһәргә мәхәббәт аңлату" дип исемләнгән тематик көн узды.

 Яшьләр үзләрен шәһәрнең беренче төзүчеләре ролендә тоя алдылар. Бу эштә аларга Түбән Кама ГХАТ идарәсенең яңартылган фойесы ярдәм итте. Һавада парлаучы яшь Түбән Кама фотографияләре, каскалар һәм төзелеш инвентаре. Ә кирпеч стенасы, яраткан Түбән Кама шәһәре өчен үзенә күрә бер открытка булды, анда яшь парлар якты киләчәккә изге теләкләр калдырдылар.

 Шулай ук гашыйклар парлар шәһәрне белү буенча мини-викторинада катнаша алдылар. Шунысы куанычлы, барлык парлар да уңышлы гына эшләп, ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International