Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Сәлахетдиновлар гаиләсендә яңа туган сабыйга исем кушу тантанасы булып узды.

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Гаиләдә иң могҗизалы вакыйга – бала туу. Гаилә – ул йорт кына түгел, ә әтинең зирәклеге, әнинең мәхәббәте, аларның үзара хөрмәте һәм аңлавы да. Бала туу – һәр гаилә өчен бәхет!

 15 сентябрь көнне кызлары туган Сәлахетдиновлар гаиләсе безнең белән бәхетен уртаклашты. Илшат Ринат улы һәм Чулпан Рәис кызы нәни кызларына гадәти булмаган, ләкин бик матур Ләйлә исеме бирделәр. Ир белән хатынның өлкән улы Ислам бар инде, ул үзенең кече сеңлесе өчен яклаучы һәм үрнәк булачак.

 ГХАТ идарәсе белгечләре парларны гаиләләре туу белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын, «Түбән Кама хатын-кызлары» муниципаль берәмлеге исеменнән котлау сүзе һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International