Лениногорск ГХАТ бүлегендә экскурсия

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

11 нче гимназиянең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда булдылар. Очрашуда балалар Петр 1 указыннан бүгенге көнгә кадәр Россия ГХАТ органнары тарихы турында белделәр.

Яшьләр өчен ЗАГС күпчелек очракта матур язылышу тантанасы белән генә бәйләнгән, ә бу көнне укучылар моның алай түгеллеген белделәр. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары дистәдән артык дәүләт хезмәте күрсәтә - алар турында укучылар беренче телдән белде. ГХАТ хезмәткәре «ГХАТ» кеше белән туганнан алып үлеменә кадәр «уза» дип сөйләде. Барлык мәгълүматлар да 70 елдан артык бүлек архивында саклануын белделәр.

Очрашу әлеге учреждениенең бүлекләре буенча экскурсия белән дәвам итте. Архив: киштәләр, китап төрләре һәм аларның саны, кара белән язылган язулар балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу истәлекле фоторәсемнәр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International