Вакыт елгасы ага. Ватаныбыз тарихында иң авыр һәм каты булган сугыш ишекләре мәңгелеккә ябылуга 76 ел була. Күп су алып китте елгасы вакыт шул вакыттан бирле. Әмма хәтер исән.
2021 елның 5 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда әлеге истәлекле вакыйгага багышланган тантаналы чара узды. Безнең тантанада шәһәребезнең горурлыгы булган гаҗәеп парлар катнаша. Һәр кеше үзенең икенче яртысын табарга хыяллана, тормыш юлын кулга-кул тотынып үтәргә хыяллана. Гаилә тормышы юбилярлары парады бер минут тынлык белән башланып китте - Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, сугыш елларында һәлак булган, сугыштан соң вафат булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә.
Тантаналар сараеның хөрмәтле кунаклары булдылар:
1. Мухамадеевлар Рәис Фоат улы һәм Рәйханә Гыйльфан кызы;
2. Бикбовлар Салават Сахи улы һәм Елена Николаевна;
3. Черпаковлар Александр Афанасьевич һәм Анастасия Ивановна;
4. Сибгатуллиннар Мизхәт Хаҗи улы һәм Мөслимә Тәлгать кызы;
5. Бутюгиннар Виктор Алексеевич һәм Тамара Павловна;
6. Рәхмәтуллиннар Зөфәр Нәбиулла улы һәм Әдисә Ваһап кызы;
7. Якушевлар Иван Максим улы һәм Роза Григорьевна.
Һәлак булган якташларыбызга хөрмәт йөзеннән тантаналы чара Дан Мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.