Тантананы алып баручы балаларга гражданлык өлгергәнлеге мәсьәләләре буенча белемнәрне тикшерү белән викторина тәкъдим итте, паспортның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 1 нче номерлы «Авиатөзелеш» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы урынбасары полиция майоры Марсель Дәүләтшин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең «Восход» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек инспекторы Гөлия Надршина 13 егет һәм кызга паспортлар тапшырдылар. Котлау сүзе белән Казан шәһәре Думасы депутаты Зөһрә Нигъмәтуллина чыгыш ясады һәм «Чернобыль» фильмына билетлар тапшырды.
Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина Россиянең яшь гражданнарына татлы бүләкләр тапшырды. «Деффчонки» вокаль ансамбле башкаруында җыр яңгырады, «Акцент» заманча хореография ансамбле биючеләре дәртле биюләр бүләк итте. Үсмерләрнең әти-әниләре котлауларга кушылды.