2021 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре ата-аналар үзләренең балаларын агымдагы елның гыйнварында атаган иң популяр малай һәм кыз исемнәрен әйттеләр.
Гыйнварда туган малайлар арасында Әмир, Кәрим, Никита алда бара. Кызларның иң популяр исемнәре Анастасия, Алиса, Эмилия.
Кайбер Түбән Кама әти-әниләре үз балалары өчен сирәк исем сайларга карар кылган. Мәсәлән, яңа туган кызларны Милада, Цветана, Эллари дигән сирәк исемнәр белән атаганнар. Малай исемнәре арасында экзотик дип Алдияр, Байсангур, Кемаль исемнәрен атарга мөмкин.