Бөгелмә районында бу елның гыйнвар аенда 15 гаилә күп балалы булган

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Һәрвакытта да бала туу зур, дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, җирдә тиңсез бәхет булып тора.

2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Третьяковлар – Сергей Николаевич һәм Валентина Владимировна гаиләсендә өченче бала туу теркәлде. Аларның кызлары туды, аны Татьяна дип атадылар, борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә “җайлаштыручы” яки “оештыручы” дигәнне аңлата. Хәзер Бөгелмә районында бер бәхетле гаиләгә күбрәк. Кече кызлары туу белән Третьяковлар күп балалы гаилә, димәк, зур һәм тату гаиләгә әверелде. Гаиләдә Елизавета исемле кыз һәм Андрей исемле малай үсә инде.

ГХАТ бүлеге белгече бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырды. Кешеләр тормышында әле бик күп мөһим вакыйгалар булачак, әмма бала туу һәм аны теркәү алар өчен иң мөһиме булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International