70 ел бергә гомер иткән Мануйловлар гаиләсе «Рәхмәтле» туйларын билгеләп үттеләр

2020 елның 27 декабре, якшәмбе

Евгений Павлович һәм Клавдия Андреевна тормыш буйлап янәшә баралар, озак еллар кулга-кул тотынып яшиләр. Узган еллар эчендә алар үзләренең мәхәббәт һәм тугрылыкларын саклап кала алганнар.

Бергә яшәүнең 70 еллыгы-бик сирәк күренеш. Әлеге вакыйга тагын бер кат чын мәхәббәт барлыгын раслый.

Яшь Евгений һәм Клавдия 1946 елда 4 нче һөнәр училищесында сугыштан соңгы авыр вакытта танышалар. Дүрт ел танышып йөргәннән соң, 1950 елның 15 ноябрендә үз никахларын теркиләр. Евгений Павлович 1950-1954 елларда хәрби-диңгез флотында хезмәт итә, офицер дәрәҗәсенә ирешә. Хезмәт иткәннән соң Казан авиация институтын тәмамлый. 11 ел С.П. Горбунов исемендәге заводта эшли һәм 36 ел вертолет заводы филиалында баш инженер була. Евгений Павловичның гомуми хезмәт стажы 54 ел. Хезмәт эшчәнлеге өчен Коммунистлар партиясе әгъзасы исеменә лаек була, унике төрле дәрәҗәдәге бүләккә ия. Клавдия Андреевна 40 ел һөнәр училищесында секретарь булып эшли. Сигез медаль белән бүләкләнә.

Юбилярларны котларга ГХАТ идарәсе белгечләре килде. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм акчалата бүләк, шулай ук Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән чәчәкләр һәм татлы бүләк тапшырылды.

Юбилярлар-хезмәт Ветераннары. Казан шәһәренең иҗтимагый һәм партия тормышында актив катнашканнар. Евгений һәм Клавдия Мануйловларның ике уллары, өч оныклары һәм биш оныкчыклары бар. Юбилярлар фикеренчә, иң мөһиме-яхшы һәм нык гаилә булу, җәмгыятькә файда китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International