Татарстан Республикасы Көне белән!

2020 елның 29 августы, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне белән тәбрик итә.

Бу - быел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтүче туган республикабыз белән горурланучылар, аның бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәниятен белүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга. Бу көн үзенең талантлары, хезмәт сөючәнлеге, ил алдында торган иҗади бурычларны хәл итүгә яңача карашлары белән хаклы рәвештә дан тоткан күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген гәүдәләндерә.

Конфессияара тынычлык, гражданлык татулыгы, иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый тотрыклылык бүгенге Татарстанның визит карточкасы булып санала. Республикада гаилә һәм никах институтын ныгыту, җаваплы ата-ана булырга ярдәм итү өчен күп эшләнә. Торак төзелеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшәү, эш һәм ял өчен уңайлы мохит формалаштыру өлкәсендә дистәләгән программалар уңышлы тормышка ашырыла. Актив социаль һәм гаилә-демографик сәясәт һәрвакыт безнең төбәкнең динамик үсешенә нигез булып тора.

30 август алдыннан барлык Татарстан гаиләләренә тынычлык һәм иминлек, гармония һәм үзара аңлашу телибез! Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International