Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Питрәч авылыннан Садовниковлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Быел безнең районда мондый медальгә Надежда һәм Александр Садовниковлар гаиләсе лаек булды. Алар 40 ел бергә яшиләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар. Аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медален район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.