07 июль көнне Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбызның үрнәк гаиләләренең берсен Наил һәм Хәмдия Нигматҗановларны “Алтын туй” көннәре белән тәбрикләде “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален һәм “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесен тапшырды. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, балалары, оныклары да кушылдылар.