Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 100-нче туу акты теркәлде

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

2020 нчы елның 8 нче июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе – Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Марк Михайлов.

52 см озынлыктагы һәм 3620 грамм авырлыктагы баһадир малай –Сергей һәм Алинә гаиләсендә көтеп алынган беренче бала.

ЗАГС бүлеге төп белгече Фания Гаязова бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырды, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

Район башлыгы исеменнән Михайловларны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фаизов тәбрикләде. Истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды, үзенең җылы теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International