Әлмәт шәһәрендә Халыкара рус теле көне

2020 елның 6 июне, шимбә

Халыкара рус теле көне БМО 2010 елда гамәлгә куйган, 6 июньдә, А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрь иҗатына, әдәбиятына һәм рус теленә багышланган күп кенә мәдәни чаралар үткәрелә. Рус әдәбияты классигы әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.

Чираттагы матур датада 06.06.2020, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт шәһәренең яшь парлары «Әлмәт Пушкинны укый» флэшмобында катнаштылар. Әлмәт шәһәренең Тантаналар сараенда яшь парлар үзләренең тормышларының иң истәлекле көннәреннән берсе булган туй көнендә, бөек классик әсәрләренә, дулкынлану белән кагылдылар. Бу якты вакыйга яшьләр хәтерендә озак еллар сакланыр дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International