Түбән Кама шәһәренең төп истәлекле урыннарының берсе, һичшиксез, Кама яр буе, безнең халыкның яраткан ял итү урыны булып тора. Бу елның язында, язгы ташу нәтиҗәсендә, шәһәр яр буе су астына калды.
2020 елның 6 июнендә "экологик өмә" акциясе старт алды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе белән бергә хезмәткәрләр яр буен җыештыруда катнаштылар. Кыска вакыт эчендә уртак тырышлык белән яр буе элеккеге кыяфәткә ия булды. Хәзерге вакытта шәһәр халкын һәм кунакларны үзенең матурлыгы белән сөендерә.