Туй һәр кеше тормышында искиткеч вакыйга ул! Һәм барыбызга да бу онытылмаслык көнне аерым җылылык белән каршылыйсы килә. Җәйге туй - ул һәрвакыт якты буяулар һәм онытылмаслык хисләр. Нәкъ менә шуңа күрә яшь парларның күбесе елның җылы вакытында гаилә коруны билгеләп үтәргә омтыла.
Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, 2020 елның 6 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Дельвер Алексей һәм Белова Ксения 250-нче пар булып теркәлделәр.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны никахлашу көне белән котладылар! Тормышыгыз мул булсын, йортларыгызда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен!