2020 елның 6 июнендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре белән 1000-нче сабыйның тууы теркәлде

2020 елның 6 июне, шимбә

2020 елның 5 июнендә Хафизовлар Ришат Илшат улы һәм Миләүшә Мәхмүт кызы гаиләсендә Рифат исемле икенче бала дөньяга килә. ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Яңа туган сабыегыз белән котлыйбыз! Сезнең кечкенә сабыегызнын сәламәт һәм бәхетле булып үсүен телибез. Ул әни сакчысы һәм әти ярдәмчесе булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International