Бүген, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 100 бала теркәделәр. Алан-Бәксәр авылында яшәүче Халиулловлар Илдус һәм Алия гаиләсендә 3 нче ул туган, аңа Илһам исеме кушканнар.
Бәхетле әтине район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин котлады, туу турында таныклык һәм бүләк тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.