Әгерҗе муниципаль районының Бала тудыру йортында яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды

2020 елның 7 июне, якшәмбе

Бала туу-ул һәрвакыт шатлык һәм зур бәхет. 2020 елның 5 июнендә Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина Насибуллиннар гаиләсенә тантаналы шартларда беренче документ – туу турында таныклык тапшырды.

Кызны шундый матур һәм бик сирәк Айназ исеме белән атадылар. Бәхетле гаиләдә ул бишенче бала. Айназ исеме – «ай кебек гүзәл» дигән сүз. Бәхетле ата-аналарга гаилә бәхете һәм бөек мәхәббәт теләделәр,ә сабыйга нык сәламәтлек, әйләнә-тирәгә мәхәббәт һәм якыннарга игътибарлы булып үсүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International