2020 елның 5 июнендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Евгения һәм Антон Алехиннарның никахларын теркәү тантанасы булды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында никахлашкан 100нче пар булдылар.
Яшь парны әлеге олы вакыйга белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул гаиләгә иминлек, озын гомерле тормыш теләде һәм «Татарстан АССР» ның 100 еллыгы» истәлекле билгесе һәм акчалата сертификат тапшырды.