Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә институтын пропагандалауга зур игътибар бирелә. Биредә «ЗАГС» федераль басмасы аеруча зур роль уйный, анда Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белгечләре һәм җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе профессиональ журналда иң кызыклы проектларны һәм чараларны даими яктырта.
Түбән Кама Гражданлык Хәле Актларын Теркәү Идарәсенең « Дуслык елында май чабу» һәм «22.02.20» матур датасы турында материаллар ГХАТ журналының 4 нче басмасында басылды.