2020 елның 8 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм 1 нче балалар сәнгать мәктәбе катнашында Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган, «Дөньяга тынычлык телим!» дип исемләнгән рәсем конкурсы челтәрендә узды.
Жюрига 43 эшне карарга туры килде, һәм һәр рәсем, һичшиксез, үзенчәлекле иде. Шуңа да карамастан, жюри җиңүчеләрне сайлап алды.