Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туй сезоны башланды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә никах теркәү тантанасы кабат башланып китте һәм бу елның Туй сезоны старт алды, дип ышаныч белән әйтергә була. Бу атнада Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 54 бәхетле парны теркәү планлаштырыла.

Санитар-эпидемиологик хәл шартларында Түбән Кама яшь парлары һәм аларның кунаклары, шәхси саклану чараларын кулланып, махсус режимны саклауны дәвам итәләр. Тантаналар чикләнгән кунаклар белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International