Тукай районында зөбәрҗәт туй

2020 елның 21 марты, шимбә

Озак еллар бергә яшәү — зур бәхет һәм шуның белән бергә бу зур хезмәт. Шунысы куанычлы, безнең районда Гаилә традицияләре саклана, балалар һәм оныклар тәрбияләүгә сакчыл һәм таләпчән карашлы, тату, нык гаиләләр мисаллары күп.

«Ныклы гаилә» проекты кысаларында район ЗАГС бүлеге белгечләре «Татарстан» поселогында яшүче  Нурдия Ислам кызы һәм Галиәхмәт Нури улы Закировларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котладылар.

Ирле-хатынлы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга лаеклы белем биргәннәр. Ата-аналар балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатларына ирешүдә максатчанлык һәм үҗәтлек бирә алганнар.

Еллар аша үткән мондый мәхәббәт үсеп килүче буын өчен үрнәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International