Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификатын тапшыру

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 нчы елның 21 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 11 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары бирелде.

3 гаиләгә туу турында танклыклары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы  Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов  котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International