2019 елның 21 августында Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә 15 бәхетле парның алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр.
Күп еллар элек бу парлар үз йөрәкләренең бер-берсенә кул куйдылар, шатлык-кайгыларда да бергә булыр дип сүз бирделәр. Еллар уза, ә алар 50, 60 ел элек бер-берсенә гашыйк булып карыйлар. Юбилярлар дулкынлануларын яшермәде. Тантананың дулкынландыргыч минутлары аларны ярты гасыр элек, ГХАТ бүлеге бусагасын беренче тапкыр атлап кергәндә кире кайтардылар.
Һәр пар адресына җылы сүзләр яңгырады. Барлык юбилярларга да Казан шәһәре Мэрының котлау адреслары тапшырылды. Кадерле әти-әнине чәчәкләр һәм бүләкләр белән котларга балалары һәм оныклары, туганнары, дуслары килгән иде.
Бәхетле парлар бик теләп гаилә озын гомеренең серләре белән уртаклаштылар һәм шундый ук составта чираттагы юбилей датасын билгеләп үтәргә теләкләрен белдерделәр.