Лениногорск муниципаль районында 90 яшьлек юбилей!

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Лениногорск районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, шәһәрнең төрле предприятиеләре һәм оешмаларының атказанган хезмәткәрләрен аларның тормышларындагы мөһим вакыйгалар белән тәбрикләү матур традициягә әйләнде.

Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Ушакова Клавдия Ивановна 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Алар ире һәм ике кечкенә баласы белән безнең төбәкләргә Байкал якларыннан зур нефть табарга дип килгән.

Ире УБРда инженер, ә Клавдия Ивановна ОРС системасында бухгалтер булып эшли.  Аның 50 ел хезмәт стажы бар, шуның өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләре дә күп. Ул бик шәфкатьле кеше – мохтаҗларга ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный. Матур холкы өчен аны балалары, оныклары, күршеләре, танышлары яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Юбилярны 6-нчы номерлы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова котлады. Шулай ук, юбилярларга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International