Казан гаилә Үзәгендә юбилярларны хөрмәтләү

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 4 июлендә "Казан" Гаилә үзәгендә Латыйповлар Расих Сәгыйть улы һәм Кадрия Искәндәр кызы "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Кызлары һәм оныклары арасында җылы атмосферада юбилярлар янә мәхәббәт сүзләрен әйттеләр һәм алтын балдаклар белән алмаштылар, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кул куйдылар, вальс биеделәр, гаилә учагын кабыздылар. Юбилярларның хезмәт эшчәнлеге Башкоторстан Республикасында «Каустик»заводының конструкторлык бүлегендә узды.Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар дүрт оныклары һәм бер оныкчыклары белән горурлана. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау адресы һәм истәлекле диплом, шулай ук чәк-чәк милли ризыгы тапшырылды. Туганнары һәм якыннары, балалар тантана сәбәпчеләрен котладылар, чөнки алар өчен яхшылык, мәхәббәт һәм тирән ихтирам хөкем сөргән идеаль гаилә булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International