2019 нчы елның 4 нче һəм 8 нче июль көннəрендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган «Аерылышуларсыз көн» акциясе үткəрелде.
Әлеге көннəрдə ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре аерылышырга телəк белдергəн парларга консультацион ярдəм тəкъдим иттеллəр. Акция партнеры буларак «Эйдос» балаларга һəм яшьлəргə психологик ярдəм күрсəтү үзəге чыкты. Парлар белəн үзəк мөдире, психолог Эльвира Нуртдинова əңгəмə алып барды. «Һəр мөнəсəббəт өчен бер-бер белəн аралашу, борчыган əйберлəр хакында җиткерə белү мөһим» дип, ассызыклап үтте психолог.
Акция максаты - гаилəлəрдə аерылышу санын киметү һəм нəтиҗə буларак балаларны тулы, гармонияле гаилəдə үстерү.