2019 нчы елның 18 нче июнь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə югары сыйныф укучылары һəм урта махсус уку йорты студентлары арасында интеллектуаль уен Брейн-ринг үтте.
Гадəттəгечə ярыш «Гаилə нигезлəре» электив курслары нəтиҗəлəренə нигезлəнде һəм килəсе Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланды.
Оештыручылар əзерлəгəнчə «визит карточкасын» күрсəткəннəн соң командалар интеллектуаль һəм иҗади бəйгедə ярыштылар. Уен барышында һəр катнашучы уй-фикер йөртə белүен сынап карады. Уенда катнашучыларның əнилəре дə бəйгедəн читтə калмады. Алар өчен «Ныклы һəм бəхетле гаилə» темасына багышланга махсус интервью əзерлəнгəн иде.
Катнашучыларның укымышлылыгын жюри əгъзалары тикшерде. Алар арасында: Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотина, Түбəн Кама муниципаль районы уку бүлеге мөдире Гөлназ Загитовна Хасанова, психолог-укытучы, «Хатын-кызлар академиясе» алып баручысы һəм «Түбəн Кама хатын-кызлары» муниципаль иҗтимагый оешмасы əгъзасы Елена Васильевна Хамидуллина,2 нче номер астындагы мəктəпнең əтилəр берлеге председателе Фəнис Хасипович Кадыров һəм «Гаилə нигезлəре» электив курсы педагогларның методик берләшмәсе җитәкчесе, 36 нчы номер астындагы мəктəпнең укытучы-психологы Анастасия Петровна Шишина.
Катлаулы ярыштан соң һəр этапта беренчелекне 27 нче мəктəп укучылары яулады. II нче дəрəҗə дипломы белəн Түбəн Кама медицина көллиятен бүлəклəделəр, 29 нчы мəктəп укучылары III нче дəрəҗə дипломына лаек булдылар.
14 нче лицей «Гаилə хокуклары белгечлəре», 26 нчы мəктəп «Интеллектуаль ачыш», ə Түбəн Кама педагогия көллияте студентлары «Команды рухы» номинациялəренə лаек булдылар. Барлык катнашучылар дипломнар һəм татлы призлар белəн бүлəклəнделəр.