Тукай районы Куады авылында яшәүче Фәнир абый һәм Илсөя апа Хасаншиннар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Илсөя апа башлангыч мәктәпне җитәкләп гомерен балалар укытуга багышлады, Фәнир абый авылның фельдшеры булып эшләде ә хэзерге көндә шул авылның имам-хатыйбы. Тату, матур гаиләдә 2 кыз үстерделәр. Олы хөрмәткә лаек бу матур пар хәзерге көндә дин тотып яшиләр. Илле еллык юбилейлары белән районның ЗАГС бүлеге җылы котлау хатлары тапшырды.