2019 елның 19 июнендә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Пар канатлар» клубы каршында ялгыз йөрәкләр өчен чираттагы очрашу оештырылды. Милли бәйрәм Сабантуйны клуб әгъзалары өчен уздыру ел саен күркәм традициягә әверелде. Катнашучыларның берсе дә читтә калмады, үзләре әзерләгән кулинария эшләнмәләре күргәзмәсе белән өстәл әзерләделәр. Алар бер-берсе белән бик теләп аралаштылар. Чара төрле милли уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.