Нурлат муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Нурлат районының Биккол авылында соңгы ун ел дәвамында Сабантуй ел саен үткәрелә һәм ел саен кызыграк һәм ямьлерәк була бара. Ә бәйрәмгә авыл кешеләре һәм авылда туып үскәннәр генә түгел, якын-тирә шәһәрләрдән дә җыелалар. Биккол авылында нәкъ менә шушы бәйрәмдә май аенда билгеләп үтүче гаилә тормышы юбилярларын котлау матур традициягә әверелде :Биккол авылында гомер итүче Шәкүровлар Хәлил Миншакир улы һәм Кәшифә Хөснулла кызы-60 яшь, Хуҗиннар Хәмит Нур улы һәм Наҗия Гәрәй кызы 55 яшьлек  юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International