Изге Җыен Конендә бергә тормыш итүләренә илле ел

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Баулы районы Поповка авылында Изге Троица көненә багышланган фольклор бәйрәме узды. Бу чарада төрле милләт вәкилләре дә катнашты.

Әлеге бәйрәмдә гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтүче Габсабировлар гаиләсе дә котлаулар кабул иттеләр. Фәрит  Жәмил улы һәм Нәфисә Гиниятулла кызы мәхәббәт һәм җылылык белән тулы матур гомер кичерделәр, лаеклы хезмәт юлын үттеләр,  өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә сигез оныкларына сөенеп яшиләр. Алар, чыннан да, авылның горурлыгы һәм яшь буын өчен үрнәк булып торалар.

Алтын юбилярларны Башкарма комитет җитәкчесе И. И. Гозәиров һәм Поповка авыл җирлеге башлыгы С. А. Попов бик жылы котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International