2019 елның 17 июнендә Чистай Никахлашу сараенда «Ныклы гаилә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзенчәлекле сценарий буенча никахлашу тантанасы узды.
Өйләнешүчеләр өчен гаилә нигезләрен ныгыту көне Баһаветдиновлар өчен икеләтә үзенчәлекле көн булды, чөнки алар, үз гаиләләренең традицияләрен дәвам итеп, ата-аналарының һәм өлкән абыларының өйләнешкән көнендә никахларын теркәделәр! Өлкән буынга ихтирам һәм хөрмәт биргән ныклы гаилә булу бик әйбәт!
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Илнур Нурулла улын һәм Алсу Фанур кызын бәхетле парлар көне белән, ә аларның мәңге яшь әти-әниләрен Нурулла Нургаяз улын һәм Резидә Галимҗан кызын, өлкән абыйларын Ильяс Нурулла улын һәм аның тормыш иптәшен Ландыш Илдар кызын язылышу көне белән котладылар. Биредә Багаутдиновлар гаиләсенә алга таба да чәчәк атуларын теләделәр.
Ике йөрәк никах төене белән тоташтырылган, яңа гаилә барлыкка килгән, якты елмаюлар һәм изге теләкләр аларның гаилә тормышының яхшы башы булыр дип өметләнәсе килә!