Лениногорск муниципаль районында 70 яшьлек юбилей

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова һәм Лениногорск шәһәренең ветераннар Советы рәисе Екатерина Михалева Лениногорск районы ГХАТ бүлегенә озак еллар хезмәт иткән Нуреева Алзирә Шаһит кызын 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якты көннәр теләп юбилярга истәлекле бүләк һәм «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International