Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Рәсәй көнендә гадәти булмаган акция уздырдылар

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

2019 нчы елның 12 нче июнь Рәсәй көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре үзенчәлекле чарада – «Трамвайлар парадында» - катнаштылар һәм «гаилә» трамваен шәһәрдәшләребез кулланышына тәкъдим иттеләр. Экскурсия сәяхәте кысаларында белгечләр гадәти булмаган «Түбән Каманың Гаилә агачы» акциясе үткәрделәр.

Аны барлыкка китерүдә һәрбер юлчы үз өлешен кертте. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә трамваебызның һәр кунагы «яфракларда»  үз исемнәрен язып агачка беркеттеләр. Юл ахырына яфракларын киң җәеп, күркәм «Гаилә агачына» әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International