2019 нче елның 12 нче июнь Рәсәй көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре үзенчәлекле чарада – «Трамвайлар парадында» - катнаштылар һәм «гаилә» трамваен шәһәрдәшләребез кулланыщына тәкъдим иттеләр.
«Гаилә» сәяхәтенә җыенган кешеләргә кызыклы күңел ачу программасы оештырылды. Юл барышында шәһәребез тарихыннан кызыклы мәгълүмәтләр яктыртылды, юлчылар алып баручыларның четерекле сорауларына җавап эзләделәр, ә иң өлгерләрне татлы бүләкләр һәм Дәүләтебез байрагы төсләрен чагылдырган чәчәкләр белән билгеләп үттеләр.
Әлеге сәяхәт кайбер юлчылар өчен ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган шаян язылышу тантанасы белән тәмамланды. Иң кыюлар бер-берсенә мәхәббәт аңлатып уен балдаклар белән алыштылар.
Трамваебыз кунакларын тагын бер бүләк көтте. Якуповлар гаиләсе бергә тормыш итүләренә инде ничә ел. Шуңа да карамастан алар зур теләк белән янәдән туй киемнәрен киеп күрсәтмә язылышу тантанасында катнаштылар. Якуповлар алкышлар астында тагын бер кат балдаклар алышып, туй торты белән истәлекле фотографияләргә төштеләр.