Гаиләдә бала туу – бер-берен яраткан парларның тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Алтынчы бала булып туса, алты мәртәбә бәхет. 2019 елның 18 июнендә Яшел Үзән районы ГХАТ бүлегендә күп балалы Болдырев гаиләсендә туган, кечкенә Савелий рәсми рәвештә теркәлде. Без Мулла Иле авылында яшәүче Савелиягә исәнлек-саулык телибез, якыннарын сөеп яшәсен.