Яшел Үзән муниципаль районында башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә мөһим вакыйга булды: бриллиант туйлары белән Саягфаровларны —Гомәр улы Явдатны һәм Фасых кызы Розаны котладылар. Менә инде 60 ел бергә гомер итәләр.
Гаилә тормышының алтмышынчы еллыгын матур «бриллиант туйлары»дип атыйлар. Якты һәм игелекле бриллиант алты дистә елга сузылган матур һәм ныклы мәхәббәтне гәүдәләндерә. Алтмыш ел - бу гаилә мөнәсәбәтләрендә шаккаттыргыч Сан! Барысы да ут, су, бакыр торбаларны узганнар! Шуңа күрә зирәклек, хөрмәт, үзара аңлашу һәм мәхәббәтсез боларның барысын да җиңеп булмый. Мондый үзара мөнәсәбәтләргә соклану, илһамлану һәм, әлбәттә, үрнәк аласы килә!
Саягфаровлар Мендельсон маршы астында тантаналы залга керделәр. Тантаналы чара вакытында гаилә тормышы турында истәлекләре белән уртаклаштылар, Яшел Үзән районыныү юбилярларының мактау китабына кул куйдылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова юбилярларны котлап, аларга озын гомер һәм чиксез бәхет теләп, Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.