Язның соңгы, әмма җылы һәм кояшлы көнендә Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә биш әнигә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
31 май көнне, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Аларга Киров районының 5 гаиләсе лаек булды, аларда быел яз тулыланды: Тимур, Мәдинә, Разил, Реналь һәм Эльза дөньяга килде.
Ана сертификатларын РФ Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Олеся Дьяченко кулыннан алды.